World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 13.01.2024

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районы башлыгы һәм прокурор социаль приютта тәрбияләнүчеләр белән аралашты

Раштуа бәйрәме алдыннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­ев һәм прокурор Дмитрий Ерпелев «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәннең Әккәрәй авылында Сөлчә елгасында кышкы коену сезонын ачтылар

Чирмешән районы Әккәрәй авылында Сөлчә елгасында кышкы коену сезонын тантаналы рәвештә ачтылар. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Әккәрәй авылы мәдәният йорты» төркемендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чистайның Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Чистай районы Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чистай үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Хәнифов һәм Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәхсән үзләре биредә яшәүчеләрне котларга килде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәй хәрбиләренең гаиләсендә туган балаларга сертификатлар тапшырылды

Зәйдә ирләре махсус операциядә катнашучы хатыннарны гаиләләрендә бала тууы белән котлап, 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шамил Садыйков: 2023 ел медиа өчен интернетның тоталь җиңүе белән тәмамланды

Медиа өлкәсендә узган ел интернетның башкаларны тулысынча җиңүе белән тәмамланды. «Татмедиа» АҖендә булган барлык онлайн-проектлар да бик зур үсеш күрсәтте. Россия матбугаты көне алдыннан «Татар-информ» белән сөйләшүдә медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков шундый фикер белән уртаклашты. Мисал өчен, 2023 елда «Татар-информ»ның YouTube-каналы аудиториясе 200 мең язылучыга артты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләү турындагы карарларга имза куйды. Документлар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2023 елда сөт җитештерү 7 процентка, йомырка 2 процентка арткан

2023 елда Татарстанда 2 млн 187 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш 149 мең тонна (2022 елга карата 107 процент), шулай ук 1 млрд 570 млн данә йомырка (үсеш 2 процент) һәм 512 мең тонна тере үлчәмдә терлек һәм кош ите (97 процент) җитештерелгән. Терлекчелек өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шамил Садыйков: «Татмедиа» сайтларының аудиториясе 100 млн уникаль укучыдан артты

Россия матбугаты көне алдыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның зур медиахолдингы аудиториясенең ничек артуы турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Шамил Агеевны «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеевны «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә куелачак һәйкәл эскизын тәкъдим итә

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл эскизын ясаганда скульпторлар аның «Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән шигырь юлларын нигез итеп алып, ике аягында нык басып торган образ тудырганнар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына 13,6 млрд сум дәүләт ярдәме каралган

Яңа елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 13,6 млрд сум каралган, аның 2,8 млрд сумы федераль бюджеттан, 10,8 млрд сумы республика бюджетыннан. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус операция зонасыннан росгвардиячеләр журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Росгвардиячеләр хәрби хезмәткәрләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең махсус хәрби операция зонасындагы хәрби эше, тыныч гражданнарны дошман утыннан коткару, илнең яңа төбәкләрендәге кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү турында оператив һәм объектив рәвештә мәгълүмат бирүче Россия журналистларына рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төмән өлкәсендә хәләл ит продукциясе җитештерү күләмен арттырырга планлаштыралар

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә дин әһелләре һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең ислам кануннарына туры китереп ит продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәсе узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,5 млрд сумлык продукция сатканнар

2023 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда традицион ярминкәләрдә 1 млрд 530 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Прогноз погоды на 14 января

Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Нурлатского района на 14 января 2024 года.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Быел Татарстанда 930 ятим бала һәм кимендә биш бала тәрбияләүче 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов хуҗалыкларга каты ашлама урынына сыегын кулланырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән киңәшмәдә хуҗалыклар җитәкчеләренә сыек комплекслы ашламаларга игътибар итәргә тәкъдим итте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз докладында мондый төр матдәләрнең тагын да югары нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Диния нәзарәте унөченче тапкыр «Ислам. Беренче адымнар» курсларын оештыра

Диния Нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар»ның 13 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Тиздән башланачак дәресләр Рамазан ае алдыннан үткәрелә, димәк, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез изге ай төгәлләнгәнче намаз укырга өйрәнә алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...