Миңнеханов хуҗалыкларга каты ашлама урынына сыегын кулланырга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән киңәшмәдә хуҗалыклар җитәкчеләренә сыек комплекслы ашламаларга игътибар итәргә тәкъдим итте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз докладында мондый төр матдәләрнең тагын да югары нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, сыек хәлдә кертелә торган туклыклы матдәләрне үсемлекләр аеруча авыр үтемле фосфор һәм калийны 80 процент, ә каты хәлдәгенең бары тик 20 процентын гына үзләштерелә. Нәтиҗәдә сыек матдәнең килограммы, күбрәк үзләштерү исәбенә ике тапкырга арзанрак чыга.
«Слайд [презентация] сыек ашламаның коры килеш кертүгә караганда нәтиҗәлерәк булуын күрсәтте. Шунда ук үсемлекнең тамыр системасы буенча күренә. Шул ук санда кебек, әмма бөтенләй башкача үзләштерелә», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Бу мәсьәләләрне системалы хәл итәргә кирәк, диде ул.