Синоптиклар кабат 28 градуслы салкыннар турында кисәтә
Иртәгә, 14 гыйнварда, Татарстанда температура фонының сизелерлек төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясендә термометр баганалары урыны белән -25.. -28 градуска кадәр төшәчәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.
10-15 гыйнвар көннәрендә Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Якындагы декадада ТР башкаласында һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 8 градуска түбәнрәк булачак, бу хакта «Татар-информа» га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.