Шамил Садыйков: 2023 ел медиа өчен интернетның тоталь җиңүе белән тәмамланды
Медиа өлкәсендә узган ел интернетның башкаларны тулысынча җиңүе белән тәмамланды. «Татмедиа» АҖендә булган барлык онлайн-проектлар да бик зур үсеш күрсәтте. Россия матбугаты көне алдыннан «Татар-информ» белән сөйләшүдә медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков шундый фикер белән уртаклашты. Мисал өчен, 2023 елда «Татар-информ»ның YouTube-каналы аудиториясе 200 мең язылучыга артты.
«Бу без видеоконтент форматында җыйган зур аудитория, - диде ул. - «Татар-информ»ның YouTube-каналында махсус операция темасы буенча «Герои СВО» рубрикасы бар, ул 80 миллионнан артык карау җыя. Бу махсус хәрби операция геройлары, патриотик темалар. Без аудиториянең видеопроектларга кызыксынуы артуын күзәтәбез, ул арта».
Моннан тыш, «Интертат» электрон басмасы Россиянең татарча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында рекордчы дип рәсми рәвештә танылды. «Интернет киңлекләрендә 1,5 миллионга якын кеше татар телендә яңалыклар укый», - дип сөйләде медиахолдинг генераль директоры.
Шул ук вакытта басма матбугатның тиражы төшүен дәвам итте. «Һәр ярты ел саен барлык басмаларның да тиражлары - шәхси дә, «Татмедиа»ныкы да <...> уртача 5 процентка кими. Бу социаль һәм демографик сәбәпләр. Интернетның актив үсешендә дә сәбәп бар, шуңа күрә моннан котылып булмый. Кызганычка, бу кысаларда тиражлар алга таба да төшәчәк. Без моның белән берни дә эшли алмыйбыз, әмма актив рәвештә параллель вариантлар табабыз», - дип йомгаклады Садыйков.