World News in Tatar

Башкортстан туристлары Чувашиядә мөселманнар өчен истәлекле урыннар белән танышты

Башкортстан туристлары Чувашиядә мөселманнар өчен истәлекле урыннар белән танышты

Башкортстанның «Рәйхан» клубы активистларының зур делегациясе Чувашиядә мөселманнар өчен истәлекле урыннар белән танышты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Урмай авылында Рәхимулла хәзрәт исемендәге Җәмигъ мәчетендә, Тукай авылында төзелә торган мәчеттә һәм «Мәхәллә йорты»нда, Чувашиянең «Өч сәхабә» дип аталган Җәмигъ мәчетендә һәм Шыгырдан авылында 1нче урта мәктәптә кунакта булды.

Хөрмәтле кунаклар авыл халкы, мәхәллә кешеләре һәм «Мишәр» ансамбле артистлары белән аралашты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net