World News in Tatar

Татарстан нәшриятында чыккан китаплар Мәскәүдәге фестивальдә иң яхшысы дип табылган

«Заман» нәшрияты 6-9 июньдә Мәскәүдә узган X «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә Татарстанны тәкъдим иткән. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча Татарстан нәшрияты «Россия төбәкләрендә иң яхшы басма» номинациясендә «Елның иң яхшы китаплары - 2023» бәйгесенең дипломанты булган. Бүләкне «Лихачевы. Жизнь как служение Отечеству» китабы өчен тапшырганнар, бу басма Россия Журналистлар берлегенең «Елның иң яхшы китаплары - 2023» гомумроссия бәйгесе җиңүчесе дипломын да алган.

Нәшриятта әйтүләренчә, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шулай ук «Россия халыкларының мәдәниятен һәм телләрен саклауга багышланган 2022-2023 елларның иң яхшы басмалары» китап программасының дипломын да алган. Бүләкне «Айвар Саттаров. Архитектурные зарисовки» әсәре өчен тапшырганнар.

Моннан тыш, нәшрият «Лихачевы. Жизнь как служение Отечеству» (төзүче авторлары Р.М.Нургалеева, Е.П.Ключевская) ике томлык басмасы өчен махсус дипломга лаек булган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Памятники исламской культуры в собрании Нацмузея РТ» китабын диплом белән билгеләп үткән.

Әлеге чарада Динә Хисамованың «В поисках героя эпохи. О монументальной скульптуре Татарстана» китабын да тәкъдим иткәннәр. Китаплар башкалада яшәүчеләр һәм кунакларда зур кызыксыну уяткан, укучылар, коллегалар һәм дуслар белән очрашулардан уңай хис-кичерешләр калдырган.

Читайте на сайте