World News in Tatar
Июнь
2024

Новости за 13.06.2024

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан кешесе махсус хәрби операциядә катнашу өчен Татарстанда контракт төзегән

Актаныш районы хәрби комиссариатында Башкортстан Республикасы кешесе махсус хәрби операциягә барырга контракт төзеде. Александр Прокопьев заводта гади эшче булып эшли. Ул илдә барган вазгыятькә битараф түгел, һәрвакыт сәяси яңалыклар белән кызыксынып тора. Шуңа да Россиянең киләчәген хәл итүдә үз өлешен кертүне Александр Юрьевич үзенең намус эше дип саный. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан нәшриятында чыккан китаплар Мәскәүдәге фестивальдә иң яхшысы дип табылган

«Заман» нәшрияты 6-9 июньдә Мәскәүдә узган X «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә Татарстанны тәкъдим иткән. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча Татарстан нәшрияты «Россия төбәкләрендә иң яхшы басма» номинациясендә «Елның иң яхшы китаплары - 2023» бәйгесенең дипломанты булган. Бүләкне «Лихачевы. Жизнь как служение Отечеству» китабы өчен тапшырганнар, бу басма Россия Журналистлар берлегенең «Елның иң яхшы китаплары - 2023» гомумроссия бәйгесе җиңүчесе дипломын да алган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камал театрында «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле белән хушлашу була

Камал театрында Флорид Бүләков пьесасы буенча Радик Бариев сәхнәләштергән «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле 20 июньдә соңгы тапкыр уйнала. «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле белән хушлашу була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сургутның «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы Сабантуйларда чыгыш ясый

Сургут шәһәренең «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының гастрольләре дәвам итә. Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Казанда цифрлы финансларны сынау зонасын оештырырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Казанда цифрлы финансларны сынау өчен өч еллык срокка махсус зона булдырырга тәкъдим итте. Шундый инициатива белән хатны республика җитәкчесе апрель уртасында язган һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга җибәргән, дип яза «Интерфакс» агентлыгы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нефтекамада «Ак калфак энҗеләре» коллективы балаларга «Кәккүк чәе» бәйрәме ясаган

Башкортстан татарлары конгрессы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Нефтекама шәһәренең «Белем» полилингваль мәктәбендә җәйге лагерьга йөрүче балалар белән «Кәккүк чәе» бәйрәме үткәргәннәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин нефтькә чик бәясенә карата җавап чараларының гамәлдә булу вакытын озайтты

РФ Президенты Владимир Путин Россия нефтенә чик бәяләре кертелү сәбәпле җавап чаралары турындагы указның гамәлдә булу вакытын агымдагы ел ахырына кадәр озайтты. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Искәртеп узабыз, элегрәк бу чаралар 30 июньгә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясе сентябрьдә грантлар системасын гамәлгә ашыра башлаячак

Татарстан Фәннәр академиясе сентябрьдә галимнәр өчен грант ярдәме күрсәтә башларга ниятли. Әлеге оешманың вице-президенты Марат Сафиуллин V Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе надежда Гордеева яза.

Читать дальше...

Tatobzor.ru (Казань) 

История села Шонгуты

Шонгуты (Шонгат авылы) — село в Апастовском районе Республики Татарстан, на реке Улема, в 12 километрах к северо-востоку от административного центра района — посёлка городского типа Апастово. Село Шонгуты известно с 1644 года. В дореволюционных источниках упоминается также как Ильинское.… Далее

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин Лаша Ашуба белән очрашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Республикасы Халык Җыелышы – Парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда яклар Россия-Абхазия стратегик партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләрне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Белгеч Татарстанда температура кайчан төшүен, Мәскәүдәге кебек яңгыр буламы икәнен әйтте

Татарстанда һава торышы июнь нормасын 16 градуска узып китә. Гадәттә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура +18 градус тирәсе тәшкил итә, ә хәзерге вакытта ул +25 градус. Өстәвенә, көн уртасында һава температурасы +34 градуска җитә һәм моның сәбәпчесе – антициклон перифериясе, аның үзәге Оренбургта урнашкан. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Юдинода баланы наркоман атадан коткарган ир-ат Саклану министрлыгы белән контракт төзеде

Бүген «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгендә 44 яшьлек Рамил Бикмуллин контракт имзалады. Ул Юдинода әтисе тәрәзәдән ыргыткан кечкенә кызны коткара. Биш бала атасы Рамил Бикмуллин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ул Россия Герое булу яки югары дәрәҗә алуны максат итеп куймый, бары тик тынычлык урнашуын тели.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Меценат Рәшит Хәйров «Пенза өлкәсе каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде

Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Идел буенда сөт эшкәртү буенча иң зур предприятиеләрнең берсе булган «МОЛКОМ» акционерлык җәмгыяте хуҗасы, Пенза өлкәсенең Мактаулы гражданины, «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы, меценат Рәшит Хәйровны өченче дәрәҗә «Пенза өлкәсе каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саратов өлкәсендә Голәмәләр шурасы төзелде

5 июньдә Саратовтагы Ислам комплексында мөфти Рәсим хәзрәт Кузяхметов рәислегендә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы утырышы узды. Биредә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршында Голәмәләр шурасы төзү турында игълан ителде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның спорт инфраструктурасын үстерүгә 5,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелә

Татарстанга 2019-2026 елларга спорт инфраструктурасын үстерү өчен федераль бюджеттан 5,6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Россия спорт министры урынбасары Алексей Морозов РФ Дәүләт Думасы Физик культура һәм спорт комитетының Казанда узган күчмә утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» журналисты Арча районында Кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлек тапты

«Татар-информ» татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлек – «Иткызыл бармактамыр» (пальчатокоренник мясокрасный) тапты. Сәхләбчәләр – орхидеялар семьялыгына кергән үсемлек Арча районы төньягында, Яңа Кенәр авылы янында үсә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Спортчы Колесниченко БРИКС Уеннарында Россия җыелмасы өчен беренче алтын медаль яулады

Россия спортчысы Светлана Колесниченко синхрон йөзү буенча ярышларда ялгыз техник программада БРИКС уеннарында РФ җыелма командасы өчен беренче алтын медаль яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Таҗикстан илчесе белән Россиядә эшлекле элемтәләр урнаштыру турында сөйләште

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гөлмахмадзодо Давлатшох Курбонали белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Евразия икътисади берлеге – иң нәтиҗәле халыкара берләшмәләрнең берсе

Евразия икътисади берлеге иң нәтиҗәле халыкара берләшмәләрнең берсенә әверелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин V Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы ачылышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Читать дальше...