Димитровград мәктәпләрендә «Туган ягым - минем йөрәгемдә» исемендәге иҗат бәйгесе узды
Ульяновск өлкәсендәге Димитровград шәһәре мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче балалар арасында «Туган ягым - минем йөрәгемдә» исемендәге иҗат бәйгесе узды. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Өченче тапкыр үткәрелүче конкурста балалар ана телендә һәм рус телендә туган якка багышланган шигырьләр сөйләделәр 30 январьда, (Луговая урамы, 40 адресы буенча) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм аларның чыгышларыннан торган концерт була, диелә хәбәрдә.