World News in Tatar

Татарстан Журналистлар берлегендә журналист Дания Гайнетдинованы искә алачаклар

31 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Татарстан Журналистлар берлегендә журналист, язучы һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы искә алу – «Гомер чишмәсе» дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм авторның «Күкләр белән сөйләшү» исемле фотокүргәзмәсен ачу булачак.

«Кичәдә язучылар, журналистлар, рәссамнар һәм Дания Гайнетдинованың «Татарстан» радиосындагы хезмәттәшләре, Теләче районы якташлары катнашачак. Чарада Дания Гайнетдинова турында истәлекләр яңарачак һәм аның шигырьләре, җырлары, әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан» радиосы журналисты Раил Садретдинов (Раил Садри).

  • Искә алу – иҗат кичәсенең идея авторы «Журналистика музее» җитәкчесе Ралия Фәтхетдинова. Сценарий авторы – Раил Садри.

Читайте на сайте