Казанда «Корстон» сәүдә үзәге янындагы парковкада «Тесла» автомобиле янган
Казанда «Корстон» сәүдә үзәге янында ут капкан автомобильне видеога төшергәннәр. Видео шәһәрнең интернет-берләшмәләренең берсендә урнаштырылган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Корстон» янындагы парковкада «Тесла» машинасы янган. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.