World News in Tatar

Владимир Никитин Казан марафонында Россия рекордын яңартты

Владимир Никитин Казанда узучы ярышларда ир-атлар арасындагы марафонда җиңү яулады һәм 42,2 километрлы дистанциядә Россия рекордын яңартты.

Спортсмен 2 сәгать 8 минут 9 секунд нәтиҗә күрсәтте. Бу – бер атна элек Дюссельдорфта Дмитрий Неделин куйган рекордтан яхшырак күрсәткеч.

Хатын-кызлар арасында Казан марафонында Луиза Лега җиңүче булды. Ул 2:23:05 нәтиҗә күрсәтте һһм трассаның яңа рекордын теркәде.

2026 елда Казан марафоны уникенче тапкыр уздырыла. Республиканың төп йөгерү ярышы 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итә. Ул илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән профессиональ атлетларны һәм һәвәскәр спортчыларны берләштерә.

Фото: https://t.me/kazan_run

Читайте на сайте