Зәйдә Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр
Зәйдә кичә Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Бәйрәм үзәк чыршы янында барды. Шунысы игътибарга лаек, Кыш бабай һәм Кар кызы зәйлеләрне татар телендә котлап, кызыклы тамаша күрсәтте. Тамаша иң яхшы бәйрәм сценарие дип табылган Мирный бистәсе, Урта һәм Сарсаз Багражлар, Кадер, Яңа спас мәдәният йортлары чыгышлары белән аралашып барды.