Зәйдә янгында бер хатын-кыз үлде
Бүген Зәйнең күпкатлы йортындагы бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр төнге сәгать бер туларга 20 минутта алына. Янгын сүндерү хезмәте тиз арада гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җиткәндә, фатир бүлмәләрен ут камап алган, янгынның күрше фатирларга да күчү куркынычы туган була. Бүлмәдәге янган әйберләрне карау барышында янгынчылар фатир хуҗасы мәетенә тап була. Янгын чыгуның төп сәбәбе фатир хуҗасының тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүе дип фаразлана. Фото Яндекс сайтыннан http://1000pix.ru/img-97636/