Зәйнең «Яшьлек» командасы - III урында
Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсендә А. В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы республика ярышларының төбәкара туры узды. Анда Җәлил, Азнакай, Зәй, Актаныш, Бөгелмә командалары яшь хоккейчылары көч сынашты. Зәйнең «Яшьлек» командасы III урын алды.