Зәйдә чаңгы спортын үз итүчеләр өчен мөмкинлекләр арта
Зәйдә чаңгы спорты популярлаша. Яңа шәһәр урман буендагы яктыртылган чаңгы трассасы янында чаңгы комплексы ачарга ниятлиләр. Комплекста чаңгыларны прокатка алу мөмкинлеге, киенү-чишенү урыннары, чаңгы юлларын ясау өчен карергыч техникасы да булачак. Бу көннәрдә әлеге комплекска җиһазлар кайтартылып, аны монтажлау эшләре бара.