World News

“Зәйпотребсоюз” җәмгыятенең еллык товар әйләнеше 86 миллион сум тәшкил иткән (фотолар)

Зәйдә оешма, предприятиеләрдә хисап җыелышлары башланды. Беренчеләрдән булып узган елдагы эшчәнлеккә “Зәйпотребсоюз” кулланучылар җәмгыяте йомгак ясады. Җыелышта “Татпотребсоз” идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Совет чорында бөтен сәүдә челтәре, җәмәгать туклануы оешмалары РайПо карамагында  иде, үзгәрешләрдән соң бу система районда беразга югалып торса да, тормыш аны киредән кайтаруны сорады.  Шул сәбәпле, 2011 елда “Зәйпотребсоюз” оешмасы барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп Анатолий Шалафаев билгеләнә. Бүгенге көндә әлеге җәмгыятькә караган 36 кибет һәм күпләп-ваклап сату базасы бар. Кибетләрнең 31е авыл җирлекләрендә урнашкан. Аларда арендалау яки бөтенләй кулланылышка бирү шарты белән авыл эшмәкәрләре эшли, бу сәүдә нокталары җирлекләрдә яшәүчеләрне азык-төлек, көндәлек товарлар белән тәэмин итә.

Узган ел без үзебезнең җитештерү предприятиесен ачып, икмәк, ипи эшләнмәләре җитештерүгә керештек. Ул  “Зәйпотребсоюз”га караган сәүдә нокталарын икмәк белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде, алга таба без өй токмачы, ит ярымфабрикатлары эшләү цехларын да җайга салачакбыз, - ди Анатолий Шалафаев. Үткән ел “Зәйпотребсоюз” системасында товар әйләнеше 86 миллион сум тәшкил иткән. Керем – 16 млн сум, шул ук вакытта чыгым 15,2 миллион сум булган.

- Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү белән шөгыльләнүгә килгәндә, 2010 елдан бу эш белән Руслан Рәхимҗанов җитәкчелек итә башлады. Бигрәк тә ул ит әзерләүдә уңышлы эшли. Ул хәтта шәһәрдә мал чалу цехын ачу буенча республика программасына керә алды. 2014 елда авыл хуҗалыгы продуктлары һәм төрле чимал хуҗалыклардан 67,7 млн сумлык җыелды. Бу юнәлештә төп эшчәнлек ит, йон, тире, чүпрәк, макулатура җыю буенча алып барылды, – ди “Зәйпотребсоюз” оешмасы  җитәкчесе.

Читайте на сайте