World News

«Ялта-Зәй”дә беренче җиңүчеләр ачыкланды (фотолар)

“Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә 1997-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан укучыларының Х спартакиадасы бара. Анда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 200дән артык яшь чаңгычы осталыкларын күрсәтә. Ярышларның беренче көнендә чаңгычылар классик стильдә узыштылар (малайлар – 10, кызлар 5 километр арада). Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләр арасында Зәй егете Дмитрий Бортных та бар. Ул бу төр узышта II урынны яулады. Гомум нәтиҗәләр буенча Зәй командасы әлегә бишенче урында. Безнең команда дүрт егет һәм дүрт кыздан тора.

Кичә кичен спартакиаданы ачу һәм беренче төр ярыш җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда район җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф министрлыклары вәкилләре катнашты.

Бүген чаңгычылар өчен ял көне. Иртәгә алар 1,2 километр арада (спринт) узышачак. Соңгы ярыш ирекле стильдә (малайлар өчен – 15, кызлар өчен 10 километр ара) булачак.

Шунысын да әйтик, спартакиада Идел буе федераль округы ярышларына сайлап алу чарасы булып тора. Федераль округ ярышлары шулай ук үзебездә “Ялта-Зәй”дә узачак. Анда катнашачак Татарстан яшь чаңгычылары командасы хәзерге вакытта баручы ярышлар җиңүчеләреннән тупланачак.

Ирина Бертман фотолары.

Читайте на сайте