World News

Зәй укучылары шигырь уку бәйгесендә катнаша

ТР балалар китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештырды. Бәйге  укучыларның  совет халкының фронтта һәм тылда кылган каһарманлыгы, сугыштагы балалар турында мәктәп программасына кермәгән әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт. Ул район, төбәк, республика этапларыннан тора.  Әлеге уңайдан Зәй үзәк китапханәсенә бәйгедә катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган. Район этабында уңышлы чыгыш ясаучылар аның республика турына барачак.

Читайте на сайте