Зәйдән Җәлил призер булды
Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы рус теле буенча нәтиҗәләр билгеле. Зәй районы данын яклаган 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Җәлил Константинов призер булды. Җәлил - алдагы елларда да фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясавы белән билгеле укучы. Быел ул отличниклар “Чыршы бәйрәм”ендә район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан акчалата бүләктә алды. Алга таба да аңа уңышлар телибез.