Яңа закон кайбер үзгәрешләр кертте
Социаль яклау бүлегенең төп эшчәнлеге ташламалар, пособиеләр, компенсацияләр бирү юлы белән халыкның билгеле категорияләренә ярдәм итүдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Узган ел бүлек елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлләде? Сүзебез бүлек җитәкчесе Эльмира Хуҗина белән шул хакта.
- Эльмира Габделхаковна, сез хезмәт күрсәткән категория турында әйтеп китик әле, Зәйдә андыйлар күпме?
- Социаль яклау бүлеге Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарына таянып, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы раслаган регламентларга нигезләнеп эш оештыра. Узган ел районда 28,5 мең кеше социаль яклау чараларына җәлеп ителде. Бүлектә 60 Бөек Ватан сугышы ветераны, 268 тол хатын, 1181 тыл хезмәтчәне, 5154 хезмәт ветераны, 3000 инвалид, шуларның 184е бала, исәптә тора. Узган ел бирелгән социаль түләүләр күләме 240,6 миллион сум белән исәпләнә. Шуның 63,8 миллион сумы – федераль, 176,8 миллион сумы республика бюджетыннан бүленде. Элеккечә җылылыкка субсидия түләү мәсьәләсе дә аерым контрольдә тора. 2014 елда 7052 йорт хуҗалыгы (аларда 17495 кеше исәпләнә) субсидия алды. Түләнгән субсидия күләме 59 миллион сум тәшкил итте. Уртача түләү күләме 1232 сум туры килә. Шунысын да әйтик, районда субсидия алучы гаиләләрнең 1237се яшәү минимумыннан кимрәк керемгә ия.
Безнең эштә шулай ук кыен хәлгә калган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, балаларны, шул исәптән өлкәннәрне сәламәтләндерү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелә. Узган ел кыен тормыш хәлендә калган (кыйммәтле дәвалау, түләүле операция, янгын очрагы һ.б.) 228 кешегә республика бюджетыннан 1 миллион 694 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Төрле шифаханәләргә, ял лагерьларына 653 юллама бирелде.
- “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге республикада алдынгылар рәтендә. Анда бүген ничә бүлек эшли һәм алар кемнәргә хезмәт күрсәтә?
- Үзәк өлкәннәр һәм инвалидларга үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Гражданнарга төрле тернәкләндерү, дәвалау-сәламәтләндерү чаралары, социаль-хокукый, социаль-медицина, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелә. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы кешеләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә. Хәзерге вакытта бүлектә шундый 191 кеше исәптә тора. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, исеменнән аңлашылганча, социаль хәвефле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр һәм балалар белән эшли. 2014 елда шундый 13446 кешегә хезмәт күрсәтелде. Социаль-тернәкләндерү бүлеге үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы, яки өлешчә сәламәтлеген югалткан кешеләр белән сәламәтләндерү, социаль тернәкләндерү чаралары алып бара. 2014 елда бүлек 784 кешегә хезмәт күрсәтте. Бүлектә яшәп һәм йөреп дәвалану курслары үткәрү мөмкинлеге тудырылган.
- 2015 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 442нче Федераль Закон гамәлгә керде. Әлеге юнәлештә бездә нинди эшләр башкарылды?
-Әйе, әлеге закон гамәлдәге законнарга шактый гына үзгәрешләр кертте. Яңа закон белән бергә яңа төшенчәләр дә керде, хезмәт күрсәтүнең яңа тәртипләре булдырылды, шул исәптән хезмәт күрсәтүче һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның хокуклары һәм бурычлары билгеләнде. Законны гамәлгә ашыру буенча күп кенә документлар әзерләнде. Яңа закон нигезендә гражданин иң элек социаль яклауга мохтаҗ дип танылырга һәм аларның һәркайсына социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы булдырылырга тиеш. Яңа закон нигезендә эшли башлаганчы документлар җыю, һәркемгә аерым программа булдыру өстендә зур эш башкарылды. Яңа законны өйрәнү буенча иң элек үз хезмәткәрләребез арасында, аннан җәмәгать оешмалары вәкилләре белән күп кенә очрашулар, укулар үткәрелде. Яңа закон нигезендә адреслы, сыйфатлы социаль хезмәтләр күрсәтү буенча районда кадрлар мәсьәләсе белән бернинди дә проблемалар булмас, дип ышандыра алам. Бездә үз эшен яраткан, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли.