Зәйдәбыел 12 йортта капремонт үтәчәк
Агымдагы елда Зәйдә капитал ремонт программасы кысаларында 12 йорт ремонтланырга тиеш. Шуларның 5дә бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Алар - Ленин урамы 5, Гагарин урамы 55 һәм 53а, Комсомол урамы 67а, Жуков урамы 11 нче йортлары. Әлеге йортларда башлыча салкын, кайнар су һәм канализация системалары алыштырылачак.