1 марттан Зәйдә балалар бакчалары өчен түләүләр арта
Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына сабыйларын йөрткән өчен ата-аналарга түләүләр артты. Ә Зәй районында аны җирле бюджет хисабына вакытлыча элекке бәядә калдыру мөмкинлеге тудырылды. Хәзер исә икътисади катлаулы вәзгыять шартларында безнең районда да түләүләрне арттыру иҗтыяҗы туды. Шул рәвешле, 1 марттан балалар бакчаларына түләүләр 12 процентка арта. Моңа кадәр шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүче 1-3 яшькәчә булганнарга түләү 2629 сум иде, 1 марттан ул 2944 сум булачак... Читать дальше...