Язучыны зурлап
Зәй үзәк китапханәсендә Әдәбият елы кысаларында рус язучысы Антон Чехов тууының 155 еллыгы уңаеннан “Тормыш рәссамы” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аңа китап укучылар һәм “Надежда” клубына йөрүчеләр чакырылды. Кичәдә язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнде, документаль фильм һәм китапханәчеләр катнашында “Лошадиная фамилия” хикәясе буенча театрлаштырылган тамаша күрсәтелде.