World News

Зәй көрәшчеләре Биектауга китте

Бүген Татарстанның иң көчле көрәшчеләре Биектауга җыела 13-14 февральдә биредә “Ватаным Татарстан” газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнир узачак. Бу бәйге 52нче тапкыр үткәрелә. Аңа Зәйдән бер төркем көрәшче китте. Аңа кадәр Әлмәттә Бөтенроссия турниры узган иде. Анда якташыбыз Радик Сәлахов уңышлы чыгыш ясаган иде. Биектауда аңа уңыш елмаермы?!.

Читайте на сайте