World News
Февраль
2015

Новости за 13.02.2015

«Әлки хәбәрләре» 

Йөз яшькә ничек җитәргә? Туксан яшенә җиткән, йөзгә якынлашкан әби-бабайлардан киңәшләр

 funguerilla.com

Бу атнада илнең халык артисты Владимир Зельдинга 100 яшь тулды. Ул һәркемне сокландырып һәм шаккатырып әле дә сәхнәдән төшми, берничә спектакльдә рольләрен башкарып, зал тутырып тамашачы җыя.
Озын гомерле булуның сере нидә? Якташларыбыз – туксан яшенә җиткән, йөзгә якынлашкан әби-бабайлардан шул турыда сораштык.

Сабиха әби Сәгыйтова, Яңа Чаллы, март аенда йөз яшен тутыра:
 

–Колагы начар ишетү сәбәпле, килене Айсылу апа белән сөйләштек... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Акча өчен шешәдәшен үтергәннәр

Полиция хезмәткәрләре янәдән бер җинаять ачкан. Узган елның сентябрендә өеннән чыгып китеп кайтмаган 30 яшьлек ир-атның кем һәм ни өчен үтерелүе билгеле булган.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Прокурор урынбасары кабул итә

17 февральдә ТР Прокуроры урынбасары Г.С.Галимов гражданнарны кабул итә.  Кабул итү Лениногорск шәһәре прокуратурасы бинасында 14.00 сәгатьтән 15кәчә узачак. Телефон: 5-18-20

«Авыл офыклары» 

Алай - болай була калса

Алай - болай була калса,

Килеп чыкса теге - бу,
Әпен - төпен китерербез,
Килде - киттегә без мул.

Барлы - юклы көчебезне
Әштер - өштер китереп,
Тиле - миле акылларга
Аңлатырбыз җиткереп.

Кирәк - ярак вакытында
Чиле - пешле хисләрне,
Вак - төяк сүзләр белән
Тыңлатырбыз күпләрне...

Исән - имин яшәү кирәк!
Ала - кола дөньяда.
Үткән - сүткәнне төзәтеп
Алыш - биреш ясарга.


Роберт Шаймарданов. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй көрәшчеләре Биектауга китте

Бүген Татарстанның иң көчле көрәшчеләре Биектауга җыела 13-14 февральдә биредә “Ватаным Татарстан” газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнир узачак. Бу бәйге 52нче тапкыр үткәрелә. Аңа Зәйдән бер төркем көрәшче китте. Аңа кадәр Әлмәттә Бөтенроссия турниры узган иде. Анда якташыбыз Радик Сәлахов уңышлы чыгыш ясаган иде. Биектауда аңа уңыш елмаермы?!.

ABCNews4 

CofC emergency management official explains bomb text misinformation

Randy Beaver, the Director of Emergency Management at CofC, said the Cougar Alert system has a template that is filled out for emergencies, but his office did not realize the message had to be generated three times -- once for texts, once for calls, and once for email alerts.