World News

14 яшь зәйле паспортлы булды

Зәй яшьләр эшләре идарәсе “Мин - Россия гражданины” акциясе кысаларында 14 яше тулган зәйлеләргә паспортлар тапшыру уңаеннан аларның әти-әниләре, якыннары катнашында  чираттагы тантананы оештырды. ЗАГС бүлегендә оештырылган чарада федераль миграция хезмәтенең  Зәй районы буенча бүлеге башлыгы Галина Усманова 13 яшүсмергә төп документны тапшырганда  аны горур төстә, Россия гражданы исеменә тап төшермичә йөртүләрен сорады. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге исеменнән яшьләрне бүлекнең башкарма комитет җитәкчесе Хәким Камалетдинов тәбрикләде. Истәлекле чара уңаеннан балаларга бүләкләр дә бирелде.

Читайте на сайте