Зәйнең Мәлем авылында обелиск ачылды
Агымдагы елда Зәй районында Җиңү бәйрәменә багышлап, Алмалы, Яңа Маврин, Керәшен Мәлеме авылларында истәлекле объектлар сафка басты. Бүген Мәлем җирлегенә караган Керәшен Мәлеме авылы уртасында әлеге обелискны ачу тантанасы һәм митинг булды. Мемориаль объект авыл халкы үтенече буенча Мәлем җирлеге хисабына төзелде. Ул тимер коймалар белән дә әйләндереп алынды. Облискның бер ягында - яуга китеп башларын салганнар, икенче ягында исә сугыштан кайтып, данлы хезмәт юлы үтеп, бакыйлыкка күчкән ветераннар исемлеге. Керәшен Мәлеменнән сугышка 98 ир-егет китеп, шуларның 29ы гына авылга әйләнеп кайта. Кызганыч бүген авылда бер генә сугыш ветераны да юк, тыл ветераннары 7әү исәпләнә.
-Обелиск Бөек Ватан сугышында һәлак булган, аннан исән кайтып авыл тормышын күтәрүгә тиңдәшсез өлеш керткән, шул чорларда тылда хезмәт куйганнарга, сугыш чоры балаларына атап эшләнде, - ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева.
Аны ачу тантанасына әлеге уңайдан мәлемлеләрнең шатлыгын уртаклашырга дип район башлыгы урынбасары Роберт Халитов килде, ул авыл халкын, ветераннарны район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән Җиңү көне белән котлап, теләкләрен юллады. Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тамашасы кемне генә тетрәндермәде икән?! Кыскасы, Керәшен Мәлеме авылында беренче мәртәбә хәрби җырлар, шигырьләр яңгырады. Һәркемдә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге иде.
-Абыем Дмитрий Дунаев сугышка китеп, яуда башын салды, - ди үзе дә тыл ветераны Ульяна апа Пущаева.
Ул митинг барышында елап утырды. Елизавета әби Осипованың исә әтисе сугыштан кайтмый калган. Әлеге игелекле эшне башкаручыларга рәхмәт, хәзер Җиңү көнендә килеп, ветераннарыбызны искә алу урыны бар хәзер, ди ул.
Соңыннан бер минут тынлык игълан ителеп, обелиск алдына чәчәкләр куелды.