World News
Май
2015

Новости за 07.05.2015

«Авыл офыклары» 

Батыр кайтты туган авылына

Югары Тегермәнлек урта мәктәбе бинасы каршында Бөек Ватан сугышы елларында  Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Барый Шәвәлиевның бюстен ачу тантанасында Муниципаль район башлыгы Илхам Валеев, дәрәҗәле кунаклар һәм бик күп авыл халкы җыелган иде. Әлеге бюстне шушы авылда туып үскән, бүгенгесе көнне Тольятти шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Фәрит Хәсәнов үз хисабыннан эшләткән. Бу тантана турында тулырак язма газетабызның алдагы саннарында урын алачак.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары

 8 май

13.00 - Иске Зәй бистәсендә һәйкәл ачу тантанасы

15.00 - “Энергетик” Мәдәният сараенда сугыш ветераннарын район җитәкчесе кабул итүе

16.00 - мәйданда театрлаштырылган тамаша

18.00 - татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концерты

19.00 - Малежик концерты

9 май

8.00 - җиңел атлетика эстафетасы

9.00 - бәйрәм колонналарын күрсәтү, транспарантлар, баннерлар бәйгесе

9.30 - парад

... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдән Константин тагын җиңүче

 Мәктәп укучылары арасында дөнья мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының финал этабы тәмамланды. Анда Зәйдән 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Константин Җәлилов җиңүче булды. Константин инде берничә ел рәттән фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый.

«Авыл офыклары» 

Яшь балыкбистәлеләргә паспортлар тапшырылды (ФОТО)

Балык бистәсе туган якны өйрәнү музеенда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Татарстанда музей язы-2015” акциясе кысаларында “Я граҗданин России: мин Татарстан баласы” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Берләштерелгән утырыштан өстәмә куркынычсызлык чаралары билгеләнде

6 май көнне район хакимиятенең актлар залында  Балык бистәсе муниципаль районының террорга каршы көрәш һәм хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча комиссияләрнең берләштерелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов алып барды.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Шартлы хөкем карары алгансың икән, һәр гамәлең контрольдә булсын

Зәй шәһәр прокуратурасы шартлы хөкем карары чыгарылган бер ир-егетнең хөкем вакытын озайтуны сорап, шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Хөкүм ителүче закон таләпләрен төгәл үтәмәү сәбәпле, җәза үтәтү инспекциясеннән инде берничә мәртәбә кисәтү алган, хәтта инспекциягә хәбәр итеп тормыйча, яшәү урынын үзгәрткән. Суд исә әлеге ир-егетнең шартлы хөкем карарын тагын бер айга озайту турында карар чыгарды, закон таләпләрен төгәл үтәү соралды.

«Зәй офыклары» 

Зәйнең Мәлем авылында обелиск ачылды

Агымдагы елда Зәй районында Җиңү бәйрәменә багышлап, Алмалы, Яңа Маврин, Керәшен Мәлеме авылларында  истәлекле объектлар сафка басты. Бүген Мәлем җирлегенә караган Керәшен Мәлеме авылы уртасында әлеге обелискны ачу тантанасы һәм митинг булды. Мемориаль объект авыл халкы үтенече буенча Мәлем җирлеге хисабына  төзелде. Ул тимер коймалар белән дә әйләндереп алынды. Облискның бер ягында - яуга китеп башларын салганнар, икенче ягында исә сугыштан кайтып, данлы хезмәт юлы үтеп, бакыйлыкка күчкән ветераннар исемлеге. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә “ Москва” сәүдә үзәге ябыла

Әлмәт прокуратурасы суд аша “Москва” сәүдә үзәген ябуларын сораган.

Алар фикеренчә, бина янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренә туры китереп төзелмәгән. Анда янгын сүндерү приборлары җитәрлек түгел, складта кирәк булмаган әйберләр саклана икән.

Радыё Свабода 

Беларускі АМАП і амэрыканскі джаз

Увечары 6 траўня ў Менску прайшла фінальная рэпэтыцыя парада з удзелам тэхнікі. У рэпэтыцыі парада ўзялі ўдзел госьці з Расеі ды ЗША. Расейскіх вайскоўцаў сустракалі бурна, рэакцыя на амэрыканскі аркестар была розная, хтосьці ўскочыў і радасна пляскаў у далоні, а нехта асьвістваў.

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы “Россгострах” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы директоры Альберт Ишбулатов һәм Россгострахның Балык бистәсе районы агентлыгы җитәкчесе Хатип Газизов коллективның барлык хезмәт ветераннарын һәм тыл батыры Любовь Григорьевна Платонованы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән кайнар котлыйлар. Аларның барысына да саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә бәхете телиләр.

NRK.no 

Klimagass

Utslipp av klimagasser i Norge falt 1,7 prosent i fjor. Klimaminister Ola Elvestuen mener det er godt nytt, men Naturvernforbundet er ikke fornøyd. Ifølge SSB lå samlet utslipp i fjor 2,4 prosent over nivået fra 1990.

«Әлмәт таңнары» 

Владимир Путин әлмәтлеләрне Нефтьчеләр мәйданыннан котлаячак

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана була. Әлеге чарага Әлмәттән дә 16 ветеран китте. Моннан тыш әлмәтлеләр тагын да ераграк сәфәргә җыена.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

1942 елда биреләсе медаль Әлмәткә кичә килеп җитте

Кичә калабызга республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев килде. Ул сугыш ветераны Нәбиулла Хәйрулла улы Мөхәммәдиевкә “Сталинград оборонасы өчен” медален тапшырды.

Читать дальше...

NRK.no 

NRK-lisens

Regjeringen vil avslutte ordningen med NRK-lisens, og erstatte den med en øremerket medieavgift. Flertallet i Familie - og kulturkomiteen på Stortinget ønsker å utrede et NRK-bidrag som alle over en viss alder skal betale, uavhengig av om de har TV.

«Авыл офыклары» 

Күки авылында үскән АЛИЯ ТАХИР кызы НӘБИУЛЛИНАның 9 майда 25 яшьлек туган көне

Кызым син миңа ярдәмчел дә, уңган булган да булдың син.

Синең барыр юлың киң, таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы булсын.

Иртән искән таң җилләре юлдаш, сайрар кошлар сердәш, мәхәббәтең үзеңә тиң булсын. Бәхетле бул балам.

Гомер юлың булсын кызым матур,

Бәхет, шатлык килсен өелеп.

Туган көнең белән котлыйм сине,

 Мин яратам сине өзелеп.

Иң изге теләкләр белән: әниең Фирдания, Дәү әниең Сәвия, энекәшең Айрат.

«Зәй офыклары» 

Зәйнең яшь көрәшчеләре булдыра

 Алексеевскийда Җиңү бәйрәме уңаеннан яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча традицион турнир узды. Турнирда Зәйнең яшь көрәшчеләре катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыгында Тимур Салихов белән Рамил Латыйпов - җиңүче, Иван Минеев, Раил Ходжаев, Илназ Латыйпов бронза медальгә лаек булдылар. Аларны ярышларга тренерлар Р. Р. Салихов, И. А. Хуҗин әзерләде.

«Зәй офыклары» 

Анна әбигә икеләтә бәйрәм

Зәйдә ветераннарны 90 яшьлек юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Бу көнне тыл ветераны Анна Ситдыйковага икеләтә бәйрәм. Аны юбилее һәм Җиңү көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Презинденты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярга «Унайлы йорт» ширкәте рәисе Римма Никифорованың да әйтер сүзе күп булды. Ветеран күңеленә автоклуб хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар аеруча хуш килде. Анна Алексеевна тумышы белән Минзәлә районыннан, сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Җиңү бәйрәменә–яшь буын бүләге

Ни кызганыч, Яншык авылында сугыш ветераннары калмады инде. 

Тыл ветераннары да бармак белән генә санарлык. Сугыш чоры һәм яшь буын балалары өчен кадерле урын булып торган һәйкәл авылның уртасында урнашкан.

Анда сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның исем-фамилияләре язып куелган. Җиңү көнендә биредә ел саен тантаналы митинг уза. Быел Рәдиф Хәбибуллин җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укытучылары, укучылар бергәләп обелиск янын җыештырдылар, тәртипкә китерделәр. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Рус Әшнәгендә гомер итүче ФӘРИДӘ МӘҖИТ кызы ЗАКИРОВАның 12 майда 50 яшьлек олы юбилее

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әнием! 

Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, мул тормыш телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле бик күп еллар,

Бергә-бергә сөенеп яшәргә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Раил, кызың Алсу, улың Азат, киявең Никита, оныгың Ратмир. Читать дальше...