World News
Октябрь
2014

Новости за 21.10.2014

«Әлмәт таңнары» 

Кырыгалдар чит илгә «юлламалар» сатып акча эшләгән

Казанда бер ханым 54 кешене алдаган.

Ул кешеләргә «яна торган» туристик юлламалар сатып алырга тәкъдим итә торган булган, ә аларны таныш туроператорлардан алам дип алдаган. Казанлылар алданып аңа акчаларын биргәннәр, әмма бернинди юллама да ала алмаганнар. Шулай итеп 54 кеше кырыгалдарның корбанына әйләнгән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә техника саклауга куела

Урып-җыю эшләре тәмамлануга бара. Авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куяр чак җитте. 15 октябрьдә районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “АгроКөч-Төркем” АҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында машина-трактор паркларының техника саклауга әзерлеге буенча бәйге узды. Анда “Зәй шикәре” агрофирмасы җиңүче булды, “Зәй”  агрофирмасы икенче урында.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Бер сыердан – 3250 килограмм

Зәй район хуҗалыкларында агымдагы елның 9 аенда 18600  тоннага якын сөт җитештерелде. Бер сыердан савылган сөт уртача 3250 килограмм тәшкил итә.  Сөт саву буенча “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” бүлекчәсе алдынгылар рәтендә. Әлеге хужалыкта  9 айда бер сыердан 4088 килограмм сөт савуга ирештеләр.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә ярминкәләр гөрли

Зәйдә өч ел инде көз аеннан язга кадәр социаль ярминкәләр оештырыла. Аларда сентябрь аеннан бирле 14 тонна сыер, 4 тонна дуңгыз ите һәм шактый яшелчә, бәрәңге сатылды.