World News
Январь
2016

Новости за 11.01.2016

«Заман сулышы» 

Лениногорскида яшь хатын ир-атны пычак белән яралаган

Бу хәл ун көнлек бәйрәм ялларының берсендә булган. Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер-берсе белән талашканнан соң 1994 елгы хатын-кыз 1979 елгы ир-атка берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. Нәтиҗәдә, күкрәк өлешендә, муенында, корсак турындагы күп санлы яралар белән, баш мие селкенгән ир-ат хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсендә дәвалана.

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә мал суючыны административ җаваплылыкка тартканнар

Берничә мең әлмәтле куркыныч авырулар эләктергән булырга мөмкин.

Роспотребнадзор идарәсе Н. шәхси эшмәкәрнең мал сую урынын тикшергәч, анда бик күп хилафлыклар булуын ачыклаган. Махсус капкалар булмаган, дезинфекция эремәсе белән кулланмаганнар. Ә бу хайваннар һәм кешеләр сәламәтлегендә меңләгән төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин икән. 
Эшмәкәрне административ җаваплылыкка тартканнар. Тикшерү бара.

Reuters 

Ever so slowly, the euro zone economy awakes

LONDON (Reuters) - Moribund. Decrepit. Sclerotic. Popular words to describe the economy shared by the 19 countries of the euro zone - but perhaps no longer apt.

«Әлмәт таңнары» 

Быелгы яз соңарып киләчәк

Кышкы киемнәрегезне алып куярга ашыкмагыз.

Белгечләр быел язның соңарып килүен әйтә. Декабрьнең чамадан тыш артык җылы килүе аркасында, март  аенда салкыннар күп булачак имеш. Синоптиклар 2015 елның декабрен соңгы 50 елда иң җылы ай дип бәяләгән.

«Әлки хәбәрләре» 

Кайнар эздән тотканнар

8 гыйнварда район эчке эшләр бүлекчәсенә Үргәгар авылындагы шәхси йорттан эретеп ябыштыру аппараты югалуы турында хәбәр керә.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Елның беренче эш көне – чат саен авария

Бүген күп җирдә беренче тапкыр эшкә чыктылар.

Әллә шуңамы, иртәнге якта Әлмәттә күп җирдә “бөке”ләр хасил булды. Үзәк урамнарда гына да әллә ничә транспорт-юл һәлакәте теркәлде.

Фәхретдин урамында, Җәлил-Ленин урамында, Бигәш урамында Радиоприбор каршында берничә машина катышында авария булды. Бүген юлларда кар көрте, кичкә кадәр чистартып өлгерерләр дигән текәктә калабыз...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә чаңгы спорты популяр

Зәйдә Яңа шәһәр урман буе чаңгы трассасында Кыш бабай призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүче малай-кызлар һәм чаңгы спортына битараф булмаган зәйлеләр көч сынашты. Барлык катнашучыларга Мактау грамоталары, тәм-том тапшырылды.   

«Зәй офыклары» 

Зәйлеләр хоккейдан остарып килә

Минзәләдә балалар командалары арасында ТР хоккей Федерациясе призына хоккей буенча узган турнирда Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Кама Аланы, Актаныш, Зәй балалар командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй командасы - III  урында.

«Зәй офыклары» 

Көчләре ташып тора

Урыссуда грек-рим көрәше буенча яшүсмерләр һәм яшьләр арасында Ютазы районы башлыгы призына ачык республика  ярышлары узды. Анда “Зәй” спорт мәктәбеннән бер төркем яшүсмер катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыкларында  Артур Маврин - II, Иван Зотов, Валентин Мельников,  Виктор Корнилов III  урын алды.

Reuters 

Golf-World Rankings

Jan 11 (Infostrada Sports) - The World Rankings 1. (1) Jordan Spieth (U.S.) 12.14 2. (2) Jason Day (Australia) 10.74 3. (3) Rory McIlroy (Britain) 10.31 4. (4) Bubba Watson (U.S.) 7.62 5. (6) Rickie Fowler (U.S.) 7.12 6. (5) Henrik Stenson (Sweden) 7.11 7. (7) Justin Rose (Britain) 6.80 8. (8) Dustin Johnson (U.S.) 6.06 9. (9) Jim Furyk (U.S.) 5.37 10. (10) Patrick Re

«Зәй офыклары» 

Зәй көрәшчеләре турнирга әзерләнә

Агымдагы елның февраль аенда Зәйдә милли көрәш буенча каһарман шагыйрь  Муса Җәлил истәлегенә  республика турниры узачак. Районда әлеге җәһәттән әзерлек эшләре бара. Көрәшчеләр исә 5 гыйнвардан «Ялта-Зәй» спорт чаңгы үзәгендә  күнекмәләр уза. 

«Әлки хәбәрләре» 

ЗАГС бүлеге хәбәр итә

Узып киткән 2015 елда районда 157 бала туган.

Ел дәвамында 88 никах теркәлгән. Ни аяныч, 328 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, 41 гаилә таркалган.

Чагыштыру өчен: 2014 елда 191 яңа туган бала теркәлгән, 96 гаилә төзелгән, 315 кеше вафат булган, 44 пар аерылышкан.

Do Rzeczy 

Niezbędna niezależność

Wojnę trzeba wygrać, w czasie pokoju można spokojnie myśleć o najlepszych dla ogółu rozwiązaniach. Wydaje się, że bez tego rozróżnienia nie sposób właściwie ocenić obecnego sporu o media publiczne.  Z jednej...

«Зәй офыклары» 

Иннополиста интеллектуаль сәләтле балалар өчен лицей ачыла

Бүген инновацион гомуми белем бирү учреждениесенең яңасы - Иннополис лицее ачыла. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иннополис мэры Егор Иванов һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә. Интеллектуаль сәләтле балалар өчен ачыласы лицей математика, физика, информатикадан көчлеләрне җыя, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Укучыларның фән олимпиадалары башлана

Иртәгә - 12 гыйнвардан Татарстанда төрле предметлар буенча мәктәп укучылары арасында  республика олимпиадасының йомгаклау һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы башлана. Беренче сынау француз теленнән булачак, монда безнең районнан катнашучылар юк. Ә менә 13 гыйнварда астрономиядән үтүче фән олимпиадасында Зәй данын XII сыйныф укучылары Александр Романов (6нчы мәктәп), Наилә Фәйзуллина (4), X сыйныф укучысы Айдар Гомәров (татар гимназиясе), IX сыйныф укучылары Николь Светкина (2), Кирилл Нифатов (6) яклаячак. Читать дальше...