World News

Укучыларның фән олимпиадалары башлана

Иртәгә - 12 гыйнвардан Татарстанда төрле предметлар буенча мәктәп укучылары арасында  республика олимпиадасының йомгаклау һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы башлана. Беренче сынау француз теленнән булачак, монда безнең районнан катнашучылар юк. Ә менә 13 гыйнварда астрономиядән үтүче фән олимпиадасында Зәй данын XII сыйныф укучылары Александр Романов (6нчы мәктәп), Наилә Фәйзуллина (4), X сыйныф укучысы Айдар Гомәров (татар гимназиясе), IX сыйныф укучылары Николь Светкина (2), Кирилл Нифатов (6) яклаячак. Аларга уңышлар телибез. Фән олимпиадалары 10 февральгә кадәр дәвам итә, укучылар барлыгы 21 фән буенча көч сынаша. 

Читайте на сайте