(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казанда Черек күлдә шугалакның кайсы көнне ачылачагын әйтте. «Көн суытуы яхшы булды. 27 декабрьдә Черек күлдә шугалак ачылачак. Бу Казанда тимераякта шуу өчен халыкның яраткан урыннарының берсе», — диде ул Хөкүмәт йортында брифингта. Азат Абзалов Казанда барлыгы 21 шугалакта прокатка тимераяклар алып булачагын әйтте. Шулай ук, Казанда 82 хоккей тартмасы әзерләнә. Анда да шуу мөмкинлеге булачак. Читать дальше...