«Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне һәр мөселман өчен аеруча олы һәм изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән ихлас тәбрик итәм!
Гаять тирән рухи эчтәлекле бу бәйрәм бөтен дөньядагы миллионлаган мөэминне берләштерә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкның олы куәткә ия булуына ныклы ышаныч тудыра, игелек кылуның савабы турында искәртә.
Ул безгә тәкъвалык, үзеңне аямастан башкаларны кайгырту һәм бердәмлек сабаклары бирә, иҗади хезмәткә илһамландыра, мохтаҗларга булышлык күрсәтергә өнди... Читать дальше...