World News

Иртәгә Аксарда бәйрәм

 Зәйдә халык бәйрәмнәрен торгызуга игътибар зур. Шуларның берсе – Аксар авылының “Алмагач чәчәк атканда” дип аталган бәйрәме. Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә, иртәгә аны өченче мәртәбә уздырырга җыена. Бәйрәм авылның алма бакчасында уза, программа үз эченә фольклор коллективлар, чыгышлары, бәйгеләр, күргәзмәләрне ала. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда да бу көнне бакчага алмагачлар утыртылачак.

Читайте на сайте