World News
Май
2015

Новости за 21.05.2015

«Зәй офыклары» 

Иртәнге юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге билгеле

Казаннан Питерга баручы автобусның йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше үлде. Аларның берсе – Татарстан Карате федерациясе рәисе Искәндәр Шагин. Икенчесе – А.Г. Платонов (1965 елгы). Өченчесе – 2003 елгы Э.Р. Фәттахова. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге дә зур - 17 кеше. Хәзерге вакытта өчесе комага киткән, өч кешегә операция ясала. Кайсыларын Татарстанга алып кайтырга планлаштыралар. Зыян күрүчеләрнең туганнарына психологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен Россия МЧСының «кайнар линия» телефоны эшли... Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

23 майда Әлки районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме була

Иртәгә, 23 майда, район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме була.

Быел урта мәктәпләрне тәмамлаучы  97 егет һәм кыз өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаячак. 231 укучы –тугызынчы сыйныфны, 221 бала башлангыч сыйныфларны тәмамлый. Районыбызның 24 мәктәбендә дә “Соңгы кыңгырау” тантаналы шартларда үткәреләчәк. Шатлыклы һәм моңсу бу бәйрәмгә әти-әниләр, ветеран укытучылар, гомумән, теләге булган һәркем чакырыла. Бәйрәм сәгать 10 да башлана.

«Әлмәт таңнары» 

«Әлмәт таңнары»ның «Сабыйга бәхет бүләк ит» акциясе паркта узачак

23 май көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында Әлмәт районының 85 еллыгына, Россиядә Әдәбият елына багышланган «Мин яратам сине, Әлмәтем» дигән концерт булачак.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Татарстанга кайтартачаклар

Бүген иртән Нижегород өлкәсендә коточкыч юл-траспорт һәлакәте – "Мерседес" автобусының "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешүе аркасында 3 кешенең вафат булуы хакында хәбәр иткән идек. Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Балык Бистәсендә “Алкоголь» операцисе бара

Район территориясендә “Алкоголь» оператив-профилактик операция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 357 литр спиртлы сыеклык, шул исәптән,15 литр әче бал алганнар.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә “Уңайлы мохит” программасы тикшерелде

 Социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында “Уңайлы мохит” дәүләт программасының тормышка ашырылышы, төрле категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары, районда эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән эшчәнлек буенча сөйләшү булды. Аеруча “Уңайлы мохит” программасына кагылган өлеш инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов һәм начар күрүчеләр оешмасы җитәкчесе Мария Костюченко тарафыннан игътибарга алынып, әлеге юнәлештә кайбер җитешсезлекләр билгеләнде. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Җылыта

 Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 21 майда, республика буенча кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 6-11, көндез 18-23 градуска кадәр җылыта. Уртача алганда һава температурасы Татарстан районнарында бер төрле булачак.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районы өлкәннәре Татарстаныбыз Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны сайларга дигән тәкъдимне хуплыйлар

Республиканың иң абруйлы берничә иҗтимагый оешмасы көзге сайлауларда Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Беренче булып моны “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте эшләде: үзләренең сәяси советлары утырышында аның әгъзалары шундый карарга килделәр.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Иртәгә Аксарда бәйрәм

 Зәйдә халык бәйрәмнәрен торгызуга игътибар зур. Шуларның берсе – Аксар авылының “Алмагач чәчәк атканда” дип аталган бәйрәме. Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә, иртәгә аны өченче мәртәбә уздырырга җыена. Бәйрәм авылның алма бакчасында уза, программа үз эченә фольклор коллективлар, чыгышлары, бәйгеләр, күргәзмәләрне ала. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда да бу көнне бакчага алмагачлар утыртылачак.

«Зәй офыклары» 

Зәй йөгерешчеләре җиңү белән кайтты

 17-19 майда башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы укучыларының X спартакиадасы кысаларында йөгерү буенча ярышлар узды. Анда республиканың 15 шәһәреннән командалар көч сынашты. Зәй данын “Чаңгычы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче малай-кызлар яклады һәм үз төркемнәрендә җиңүче булдылар.