World News

Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Татарстанга кайтартачаклар

Бүген иртән Нижегород өлкәсендә коточкыч юл-траспорт һәлакәте – "Мерседес" автобусының "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешүе аркасында 3 кешенең вафат булуы хакында хәбәр иткән идек. Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан.

Һәлакәт аркасында вафат булучылар арасында 12 яшьлек кыз бала да бар. Автобуста барлыгы 20 кеше, шул исәптән Санкт-Петербургка карате буенча ярышка баручы 12 бала да булган.17 кеше Нижегород өлкәсе хастаханәсенә озатылган. Хәзер аларны ни дәрәҗәдә зыян күрүләренә бәйле рәвештә, Татарстанга кайтарту мәсьәләсе карала, дип хәбәр итә http://intertat.ru

Читайте на сайте