World News

Раштуа төнендә 24 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар белән уртаклашты.

 

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә. Сак булыгыз, юлларда бозлавык саклана.

 

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда бүген көндезге уртача һава температурасы – 11-16, көнчыгыш районнарда – 19, Казанда – 11-14 градус салкын.

7 гыйнварга каршы төндә бераз кар ява, һава температурасы 13-18, көнчыгыш районнарда – 19-24 градус салкын булачак дип фараз кылына.

Читайте на сайте