World News

Зәйдә җылылык челтәрлләрен төзекләндерү 86 процентта башкарылды

Зәй районында җылылык челтәрен төзекләндерү өчен 30 миллион сум тәгаенланган. Хәзерге вакытта 2 мең метр арада тузган җылылык челтәрен яңага алыштыру эше бара, әлеге торбалар җир астыннан сузыла. Эшне ГРЭС хезмәткәрләре башкара. Төзекләндерү эшләре 86 процентта төгәлләнде. Предприятиенең баш инженеры Дмитрий Прохоров билгеләп үтүенчә, Нефтьчеләр проспектында, Түбән һәм Сара Садыйкова, Комсомол, Октябрь  урамнарында торабалар өлешчә алыштырыла.  

Читайте на сайте