World News

Кура җиләгеннән зефир

300 г суыткычта торган кура җиләге
15 г желатин
3 аш кашыгы су
форма

Җелатинны суда җебетергә.

Җиләкне савытка салып, кайнатырга куярга, ләкин кайнатып чыгармаска. Уттан алырга һәм иләк аша уздырырга.

Җиләккә желатинны кушарга, желатин эреп беткәнче болгатырга. Әлеге массаны суытырга.

Миксер ярдәмендә әлеге массаны тыгызланганчы, кабарганчы 10 минут дәвамында болгатырга.

Йомшак муссны формаларга салырга һәм тигезләргә.

8-10 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Әзер зефирларны шакмаклап турарга.

Читайте на сайте