World News in Tatar
Декабрь
2017
1
3
4
5
6
7
8
9
11
12
13
14
15

Новости за 26.12.2017

Azatliq.org 

Миңнеханов Дилмачны Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 26 декабрьдә Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмачка Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Баш консулның Казан белән хушлашырга җыена.

Azatliq.org 

Рәфис Кашапов төрмәдән иреккә чыкты

Бүген Коми республикасы Ухта шәһәрендәге 19нчы кырыс шартлы колониядән татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов азат ителде.

Azatliq.org 

Республика чыршы бәйрәме татарча да үтте, ә оешмаларның күбесе татар телен санламый

Татар театрларында балалар өчен чыршы бәйрәмнәре кими. Азатлык Татарстан хөкүмәтеннән акча алып көн күргән күргән музей, театрлар һәм хосусый оешмалар оештырган чыршы бәйрәмнәрендә татарча чаралар булу-булмау белән кызыксынды.

Azatliq.org 

Тарихчы Дамир Исхаков тарих институтыннан китә

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Мәрҗани исемендәге тарих институтындагы вазифасыннан китә. Аның белән киләсе елга килешү төзелмәгән. Исхаков Дөнья татар конгрессында эшләргә җыена.

Azatliq.org 

Казанда 65 процент укучы ана теле буларак татар телен сайлаган

Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Казанда укучыларның 65,19 проценты ана теле дәресләре буларак татар телен сайлаган. Ана теле дәресләреннән баш тартучылар да бар.

Azatliq.org 

Александра Юманова Казанда Борис Титовның сайлау алды штабын җитәкләячәк

"Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күрүче мөштәриләре берлеге" лидеры Александра Юманова Русия президентына намзәтен тәкъдим итүче омбудсмен Борис Титовның Казандагы сайлау алды штабын җитәкләячәк.

Azatliq.org 

Төркиядә "Ислам дәүләте" төркемендә катнашуда шикләнелгән йөздән артык кеше тоткарланган

Төркиянең хокук саклау оешмалары узган атна дәвамында террорга каршы махсус чара вакытында 116 кешене тоткарлаган. Алар кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме белән бәйле булуда шикләнелә.

Azatliq.org 

Электрогорски мөселманнары: "Бинабызны төзергә ирек бирмиләр"

Мәскәү өлкәсе Электрогорски шәһәрендә быел ислам мәдәни үзәге эшли башларга тиеш иде. Әмма шәһәр җитәкчелеге һәм полиция тарафыннан аяк чалулар сәбәпле ул инде бер еллап төзелеп бетә алмый тора.