World News in Tatar
Июль
2018

Новости за 19.07.2018

Azatliq.org 

Салават: "Татарда акыллы, акчалы милләтче кешене табу җиңел түгел"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "марҗа" язулы футболкаларны чыгармас иде дип белдерде. Җырчы Азатлыкның сорауларына 19 июль көнне Татар-информда узган матбугат чарасында җавап бирде.

Azatliq.org 

Израил гарәп теленә рәсми тел статусы бирүдән баш тартты

Израил парламенты Кнессет илне яһүдләрнең милли дәүләте булып таныган канун кабул итте. Әлеге канун яһүд телен дәүләт теле итеп игълан итә, дөньядагы яһүд җәмгыятьләре исә дәүләт мәнфәгатьләре мәсьәләсе булып таныла.

Azatliq.org 

Греция Русияне "даими хөрмәтсезлек"тә гаепләде

Греция тышкы эшләр министрлыгы Русиядән илгә карата "даими хөрмәтсезлек"не туктатырга таләп итте. Шулай итеп Афин русияле дипломатларны илдән җибәрү карарыннан соң Русия тышкы эшләр министрлыгының белдерүенә җавап бирде.