World News in Tatar
Июль
2018

Новости за 30.07.2018

Azatliq.org 

Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабы урыс телендә чыкты

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың "Татарская мать Чингиза Айтматова" дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Китап Чыңгыз Айтматовның анасы Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында. Ул татар милләтеннән, нәселе Кукмара-Мәчкәрә төбәгеннән килә.

Azatliq.org 

Фәүзия Бәйрәмованың "Татарская мать Чингиза Айтматова" дип аталган яңа китабы чыкты

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың "Татарская Мать Чингиза Айтматова" дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Китап Чыңгыз Айтматовның анасы Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында. Ул татар милләтеннән, нәселе Кукмара-Мәчкәрә төбәгеннән килә.

Azatliq.org 

Уфада "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнгән 21 кеше биш елдан 24 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде

Идел буе хәрби мәхкәмәсе Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бинасында террорчылык оешмасында катнашуда гаепләнгән 21 кешегә хөкем карары чыгарды. Алар биш елдан 24 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.

Azatliq.org 

Чаллыда Татарстанның урыс телле ата-аналары берләшмәсен җинаять җаваплылыгына тартуны сорыйлар

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов шәһәр прокуратурасына "Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" оешмасын Җинаять кодексының 136нчы һәм 282нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарттыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Azatliq.org 

Кырымда су кытлыгы гадәттән тыш хәлгә китерде

Июль аенда Кырымның төрле районнарында каты яңгырлар яуган булса да, алар сусаклагычларын тутыра алмады. Су кытлыгы хакимиятләрнең бу мәсьәләне хәл итә алмавын күрсәтте.

Azatliq.org 

ТИҮ рәисе урынбасарын Тукайны искә алу митингында тел сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен хөкем итәләр

"Горки" полиция бүлеге хезмәткәрләре Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәткә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Аны урам чарасында катнашу тәртибен бозуда гаеплиләр.

Azatliq.org 

Шыгырданда җиденче мәчет ачылды

Узган шимбә Чуашстанның Шыгырдан авылындагы яңа бистәдә җиденче мәчет ачылды. Авылның яңа дүрт урамын берләштергән бистәдәге әлеге мәчет тулы бер комплексны тәшкил итә.

Azatliq.org 

Эрдоган: АКШ мөһим беректәшен югалтырга мөмкин

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Төркия рухани Эндрю Брансонны иреккә чыгармаган очракта АКШ президенты Дональд Трампның Әнкарага чикләүләр кертү турындагы кисәтүенә җавап бирде.

Azatliq.org 

Һәр авыл хуҗалыгын эшмәкәрлеккә тиңләмәкчеләр

"Бердәм Русия" депутатлары тырышлыгы белән авылдагы һәр хуҗалыкка эшмәкәрлек салымнары билгеләнергә мөмкин. Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун Русия думасына кертелгән.