World News in Tatar
Июль
2018

Новости за 20.07.2018

Azatliq.org 

Татар конгрессы корылтаенда тел мәсьәләсе күтәрелмәде

Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш корылтаенда бер генә мәсьәлә - низамнамә (устав) кабул итү каралды. Тел мәсьәләсендә Әсгать Сәфәров делегатларны Дума Татарстан тәкъдимнәрен кабул итте дип тынычландырырга тырышты. Бу сүзләрдән соң делегатлар дәррәү алкышлады.

Azatliq.org 

Кырымтатар активисты Фазыл Ибраимов өй сагына күчерелгән

Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә җир мәсьәләсендә көрәшүче кырымтатарларның җитәкчесе Фазыл Ибраимов 19 июль кичендә өй сагына күчерелгән. Бу хакта карарны Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе чыгарган.

Azatliq.org 

Һиндстанда кешеләрне үтерү аркасында WhatsApp хәбәрләрне башкаларга юллау функциясен чикли

WhatsApp хәбәрләрне башка кешеләргә юллау функциясен чикләргә җыена. Бу - мессенджерның Һиндстанда хәбәрләрне күпләгән кешегә юллау нәтиҗәсендә гаепсез кешеләрне кыйнап үтерүгә җавап.

Azatliq.org 

Сораштыру: Имамнар бер мөфтияткә берләшүне тели

Русия төбәкләрендәге мөселман дин әһелләре Казанга корылтайга җыелды. Азатлык аларга үзләрендәге мөселманнарның хәле, Русиядә бер мөфтият кору мөмкинлеге турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.