World News in Tatar
Июль
2022

Новости за 13.07.2022

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 8 июлендә 655 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 8 июльдән башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Грозный аэропортының яңа терминалын ярымай формасында төзиләр

Чечня башкаласында «Грозный аэропорты» халыкара терминалын төзи башладылар. Ул ярымай формасында булачак, дип хәбәр итте республика башлыгы Рамзан Кадыров. Интерфакс шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлык илләрне кабат битлек режимы кертергә чакырды

Дөньяның барлык илләренең хакимиятләре Covid-19 коронавирусы профилактикасы буенча кабат чаралар кертергә тиеш. Битлек киеп йөрү һәм биналарны җилләтү дә күздә тотыла. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус белдерде, дип хәбәр итә Sky News телеканалы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иркутск Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете булды

Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев Иркутск Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы укыды. Ул дин тотучыларны сәламләп, Корбан бәйрәме белән котлады. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бал кортлары күпләп үлгән

Татарстанның Әлмәт районы Кузайкино авылы янында бал кортлары күпләп үлгән. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре химикатлар белән эшкәртелгән рапс һәм люцерна кырларыннан тикшерү өчен үрнәкләр алган, дип хәбәр итә ведомство. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җырчы Салават Миңнеханов быелгы хаҗны оештыручыларга рәхмәт әйтте

Кичә Мәккәдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан хаҗилары белән очрашты. Очрашуда җырчы Салават Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең хаҗ сәфәре турында сөйләде, дип хәбәр итә «Ислам башкаласы» телеграм-каналы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өченче җенесне тану турында карар кабул иткән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гендер проблематикасын исәпкә алу буенча кулланманы яңартырга һәм яңа редакциядә өченче җенесне танырга дигән карар кабул иткән. Оешма үзенең рәсми сайтында шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кабан күле буенда узачак өченче әңгәмә шигърияткә багышлана

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Кабан күле буенда 15 июльдә узачак дискуссия андеграунд шигърияткә багышланганын әйтте.     «Безнең тема - андеграунд шигърияте. Безнең монда төп сорау булып альтернатив музыка, альтернатив хәрәкәт кысаларында иҗат ителгән шигъри текстларның шигърияткә керү-кермәве тора», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  Айдар Шәйхин. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин Фәрит Мөхәммәтшинга иҗтимагый чаралар уздырган өчен рәхмәт белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен тапшырдылар. Ул республика парламенты җитәкчесенә иҗтимагый әһәмиятле чаралар уздырган өчен бирелде. Тантана Мәскәү Кремленең Екатеринбург залында үтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Зөя белән хозурланып» күргәзмәсендә Казанның өч рәссамының картиналары тәкъдим ителәчәк

5 июльдә Горький һәм Шаляпин музеенда «Зөя белән хозурланып» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Казанның өч рәссамы – Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының Зөяне тасвирлаган картиналары күрсәтеләчәк.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Питрау: "Арулармысыз, керәшеннәр!"

12 июльдә Татарстанның керәшен авылларында Питрау бәйрәме узды. Бу көнне православлар Изге Петр һәм Павел көнен, керәшенчә әйткәндә, Питрауны билгеләп үтте. Изге Петр — Гайсә пәйгамбәр укучыларының берсе һәм бу апостол христиан чиркәвенә нигез салган, беренче Рим дин әһеле булган. Кукмара районының Түбән Чура авылында, коронавирус пандемиясе аркасында ике ел Питрау үткәрелмәгән иде. Иганәчеләр ярдәме белән, быел үткәрергә булганнар. Анда меңләгән кеше җыелды. 16 июльдә исә Мамадышның Җөри авылында республикакүләм Питрау булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иделдә баткан теплоход фаҗигасендә гаепләнүче сәяхәт оештыручыны изоляторда калдырдылар

Казанның Мәскәү район суды «Аркадия» теплоходында сәяхәт оештырган эшмәкәр Владимир Казаковка чик кую чарасын сайлау процессын кичектерде. Теплоход узган ял көннәрендә Идел елгасының Аракчино янындагы урынында батты. Тикшерү Владимир Казаковны өй арестына җибәрергә ниятләгән булган.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Татарстанга эш сәфәре белән Мьянма гаскәр башлыгы килде

Соңгы елларда Мьянмада буддачылар һәм мөселман азчылыгы арасында низаг бара, мөселманнарны күпләп үтерү, көчләү күренешләре дә урын алды. Татарстан Мьянмада КамАЗ өчен йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга көчле яңгырлар, боз һәм көчле җил килә

Татарстанда якын арада һава торышы начарланыр дип көтелә: республикада яшенле һәм көчле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз явачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда кисәтә.

Читать дальше...