World News in Tatar
Июль
2022

Новости за 22.07.2022

Tatar-inform.tatar 

Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела

27 июльдә җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһированың вакытсыз вафат булуына 5 ел тула. Халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү эше Казанда да дәвам итә. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан музейлары артефактлары Сәмаркандта зур кызыксыну тудырган

Татарстан Милли музее тупланмаларының Үзбәкстан өчен кызыклы өлеше Сәмаркандта узган халыкара конференциядә презентацияләнде. Татарстан галиме чыгышы галимнәрдә зур кызыксыну тудырган. «Болар 1920-1921 елларда яшь Татарстан Республикасы Хөкүмәте төзи башлаган Шәрыкъ халыклары музее тупланмаларына караган артефактлар. Шәрыкъ белгечләре, Мәскәү галимнәре дә бик кызыксынды», дип хәбәр итте конференциядә катнашучы галимә, ТР Милли музееның директор урынбасары Лилия Саттарова. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Липецк мөселманнарының дини оешмасы рәисенә Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хаты тапшырылды

22 июльдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һәм Липецк шәһәре һәм Липецк өлкәсе мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Гусен Корбанов очрашты. Корбанов кичә Мәккәгә хаҗ кылганнан соң Мәскәүгә кайтты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта Татар скверы булдыру турында сөйләштеләр

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Нева шәһәрендә Татар скверын төзү буенча инициативалы төркем, татар иҗтимагый һәм иҗади эшлеклеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм шулай ук Приморье районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 30 градуска кадәр җылы көтелә

Иртәгә, 23 июльдә, Татарстанда эссе һәм коры һава торышы көтелә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төбәктә һава температурасы төнлә +11..+16 градус (Казанда - +14..+16) көтелә. Көндез һава температурасы +25..+30 градуска кадәр (республика башкаласында - +26..+28) күтәрелә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ковидка каршы коллектив иммунитет 7 проценттан азрак

Узган атнада Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы коллектив иммунитет 1,4 процентка (8,3 проценттан 6,9 процентка кадәр) төшкән. Республикада коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 541 001 кеше (алдагы атнада – 2 536 894) ясаткан. 2 473 806 татарстанлы (бер атна элек – 2 471 498) прививканың ике дозасын да алган.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

14-летняя Илина Афлятунова из Нурлата конным спортом начала профессионально заниматься с 7 лет

Илина – абсолютный победитель среди детей в межрегиональных соревнованиях Приволжского федерального округа по конкуру, которые прошли в начале июля в Нижнем Новгороде.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Инспектор 73 пожарно-спасательной части напомнил о правилах безопасного поведения на воде

Инспектор 73 пожарно-спасательной части Тансылу Ахатова рекомендуют ознакомить всех членов семьи с нижеупомянутыми правилами безопасного поведения на воде.

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта танылган язучы-сатирик Марсель Сәлимов белән иҗади очрашу булды

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә күренекле башкорт һәм Россия язучысы-сатирик, шагыйрь-юморист, РФ һәм БССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Интернациональ язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы Марсель Сәлимов белән очрашу узды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда илкүләм проект буенча Столбище — Атабай автоюлын ремонтлыйлар

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Столбище — Атабай автоюлының 543 метр участогын ремонтларга җыеналар. Юл эшләре Лаеш районында 1-1,3 км участокта башкарыла.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Шамаил-арт» ислам сәнгате фестиваленә ачылу көнендә кичке алтыга кадәр керү бушлай була

28 июльдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясындә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Шамаил-арт» икенче ислам сәнгате фестивале ачыла.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нәбиуллина: Яхшы уңыш көзен инфляцияне төшерергә булышачак

Россиядә бөртеклеләрдән яхшы уңыш көтелүе көз көне инфляцияне акрынайтуга уңай йогынты ясар дип көтелә. Әмма бу илдә уздырыла торган акча-кредит сәясәтенә йогынты ясау факторы булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» соравына җавап биреп, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина әйтте.

Читать дальше...