World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 08.04.2024

Tatar-inform.tatar 

Актаныш гаиләсе Пучы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар уздырды

Актанышның Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе шушы көннәрдә Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар уздырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Икътисад министрлыгы Татарстанда иң түбән һәм иң югары хезмәт хакы алган районнарны атады

Татарстанда иң түбән хезмәт хакы нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган районнарда теркәлгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин Россия станоклары өчен комплектлар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин станоклар өчен комплектлар җитештерүчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә кушты. Моннан тыш, мондый производстволарны локальләштерү дәрәҗәсен арттыру өчен чаралар күреләчәк, диелә Кремль сайтындагы исемлектә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роскосмос Оренбургта су баскан урыннарны иярченнән төшергән фотоларны күрсәтте

Роскосмос Оренбург өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә су басуны иярченнәрдән мониторинглау барышын күрсәтте. Фотолар дәүләт корпорациясенең телеграмм-каналында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан Коръән белгече Иорданиядә халыкара бәйгедә катнашты

30 марттан 8 апрельгә кадәр Иордания Хашимит Корольлеге башкаласы Амманда Коръән укучыларның XXXI халыкара конкурсы узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Алтын каләм» фестивалендә җиңгән 3 укучы югары уку йортына укырга керә алачак

Бүген Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Алтын каләм – Золотое перо» яшь журналистлар фестиваленә рәсми старт бирелде. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков 3 җиңүченең югары уку йортына керергә сертификат алачагын әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Игорь Комаров: Идел буе төбәкләре Оренбург өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә әзер

Идел буе федераль округының барлык төбәкләре Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргән кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Ураза гаетендә бәйрәм намазы өчен өстәмә мәйданчыклар билгеләнгән

Россия башкаласында Ураза гаете бәйрәме көнендә - 10 апрельдә бәйрәм намазы Мәскәү Җәмигъ мәчетендә,Тарихи мәчет һәм Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 7дә башланачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алтын бәясе рекордны яңартты – бер унция 2360 доллардан артык тора

Алтын бәясе арта бара. Дүшәмбе, 8 апрельдә, кыйммәтле металл үз тарихында максимумны яңартты – бер унция 2, 361,7 доллар тора. Рекорд 13:46 сәгатьтә теркәлгән. Бу хакта Нью-Йорк Comex биржасы котировкаларына сылтама белән «Интерфакс» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фоат Галимуллин: Рафис Корбан иҗаты халкыбызда киң яңгыраш тапты

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда катнашты. Аның фикеренчә, язучы, шагыйрь Рафис Корбан – җәмәгатьчелек арасында киң яңгыраш тапкан әдип.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Язгы ташу сәбәпле, Бөгелмә районында югары әзерлек режимы кертелде

Татарстанның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров торак пунктлардагы гидротехник корылмаларның торышын тикшерде. 3 апрельдән муниципалитетта югары әзерлек режимы кертелде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның Киров районында торак төзү өчен 11 гектар җир дәүләт резервына кертелгән

Казанның Киров районында торак төзелеше өчен 11 гектардан артык мәйданлы кишәрлек резервланган. Тиешле боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Равил Рахмани: Рафис Корбанның миссиясе бар – ул дөреслеккә омтыла

Филология фәннәре кандидаты, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Равил Рахмани Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда катнашты. Ул язучы, шагыйрь, быел Тукай премиясенә кандидат Рафис Корбанның дөреслеккә омтылып иҗат итүе турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Тукайның туган көненә зур программа әзерләнә

Тиздән, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел була. Казанда бу көнгә берничә тематик чара планлаштырылган, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәннәр академиясе Татарстанда мәдәниятнең торышын тикшерергә җыена

ТР Фәннәр академиясе Татарстанда заманча мәдәният торышын комплекслы тикшерергә планлаштыра. Бу хакта республика Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...