World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 10.04.2024

Tatar-inform.tatar 

Апас районы башлыгы үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты. «Алга» яшүсмерләр клубында үзмәшгуль булган мәктәп укучылары үз эшләре белән таныштырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ураза гаете хөрмәтенә Балтачның Яңгул авылында балалар өчен бәйрәм үткәрделәр

Ураза гаете хөрмәтенә Балтачның Яңгул авылында балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Башта авыл мәчетендә дини нәсыйхәт булды. Аннан соң, Яңгул мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Балалар өчен төрле мастер-класслар, милли күргәзмә, күңелле уеннар үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда алты күперне һәм автомобиль юлларының өч участогын су баскан

10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алты тәбәнәк күперне һәм автомобиль юлларының өч участогын су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Хөснуллин Россия мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин ил мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итте. Котлауның видеосы РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарының телеграм-каналында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Комаров: Язгы ташудан зыян күргән Оренбург халкына оператив төстә ярдәм күрсәтергә кирәк

Язгы ташу вакытында зыян күргән Оренбург халкына оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә кирәк. Кичә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәктә язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ирек Фәйзуллин Орскидагы вазгыять хакында сөйләде

Язгы ташудан зыян күргән Орскида су һәм электр энергиясе бар, проблемалар хәл ителә. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эльвира Нәбиуллина: Россиядә инфляциянең югары ноктасы артта калды

Россиядә катгый акча-кредит сәясәте беренче нәтиҗәләрен бирде һәм инфляциянең югары ноктасы артта калды. Үзәк банкның 2023 ел өчен еллык хисабын карауга багышланган Дәүләт Думасы пленар утырышында ясаган чыгышында Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның Идел буе районында мебель цехында янгын чыккан

Казанның Идел буе районында зур янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр аларга бүген 13.18 сәгатьтә килгән. Яшь Көч урамында мебель цехында янгын чыккан.

Урында ут белән көрәшүчеләр эшли, янгынны сүндерәләр. Якынча мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

СФР напоминает работодателям о необходимости подтверждения основного вида экономической деятельности

Отделение Социального фонда РФ по Республике Татарстан напоминает работодателям о необходимости подтверждения основного вида экономической деятельности.

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттән Оренбург өлкәсенә 12 тонна гуманитар ярдәм озаттылар

Язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына Әлмәттән 12 тонна гуманитар ярдәм озаттылар. Берничә көн дәвамында шәһәр халкы беренче чираттагы кирәкле әйберләр (өс һәм аяк киемнәре, урын-җир әйберләре, юрган һәм мендәрләр, азык-төлек) китерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Рамил Гали һәм Евгений Канаев күргәзмәсе ачыла

11 апрельдә Мәҗитов музеенда «Тормыш поэзиясе һәм прозасы. 1980-90 елларда Татарстан» дигән күргәзмә ачыла. Аның авторлары – Татарстан фотографиясенең ике корифее Рамил Гали һәм Евгений Канаев, диелә ТР Фотографлар берлеге телеграм-каналында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама телеманарасында Ураза бәйрәме уңаеннан иллюминация кабыначак

Бүген Түбән Кама телебашнясында Ураза бәйрәме уңаеннан иллюминация кабыначак. Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 196 метр биеклегендәге телевышкада «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән язу барлыкка киләчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт ана капиталын даруларга юнәлдерү турындагы закон проектын хупламады

Россия Хөкүмәте ана капиталы акчасын баланы түләүле дәвалауга һәм даруларга юнәлдерү турындагы закон проектын хупламады, дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары - статс-секретарь Олег Салагай. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлат пришла жара

Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Нурлатского района на 11 апреля 2024 года.

Tatobzor.ru (Казань) 

История села Абдрахманово

Абдрахманово (Габдрахман авылы) — село в Альметьевском районе Республики Татарстан. Административный центр муниципального образования «Абдрахмановское сельское поселение»,находится в лесостепной зоне, на реке Степной Зай. История происхождения села Абдрахманово | Габдрахман авылы авылы тарихы. Село Абдрахманово основано в 1728 году. Основателем… Далее

Azatliq.org 

Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан 7700дән артык кеше чыгарылган

Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт  һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Урал елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк. Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыять 25 апрельдән дә иртәрәк төзәлмәс дип фаразлый.