World News in Tatar

Татар театрларына татар драматурглары белән активрак эшләргә йөкләмә бирелгән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрларына татар драматургиясе белән активрак эшләргә йөкләмә бирелгән. 

«ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия булышлыгы белән 40 000 мәктәп укучысы түләүсез татар театры спектакльләрен карый алды. Əлеге проектны тормышка ашыру вакытында татар театрларында татар драматурглары әсәрләрен аз куелганлыгы ачыкланды һәм арттырырга кирәклеге әйтелде», — диде мәдәният министры Ирада Əюпова ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында.

Илһам Шакиров исемендәге залда ТР Мәдәният министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе утырышы бара.

Читайте на сайте