World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 21.01.2022

Tatar-inform.tatar 

Петербургтагы мәчеттә камалыштагы Ленинградны азат итүчеләр рухына дога кылганнар

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградны камалыштан азат итүдә катнашкан һәм һәлак булган сугышчыларның рухына дога кылганнар. «Мондый чаралар яшь буынга рухи-әхлакый кыйммәтләрне өйрәтү, толерантлыкны тәрбияләү өчен мөһим. Ленинград камалышы 872 көн дәвам иткән. Немецлар шәһәрне 1941 елның 8 сентябрендә чолгап ала. Шәһәрне фашистлардан 1944 елның 27 гыйнварында гына азат иткәннәр», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Интертат» сайтының уникаль укучылары саны бер миллионнан артып китте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Яндекс-метрика» рейтинглары буенча, 2021 елда «Интертат» электрон газетасының уникаль укучылары саны 1 миллион 130 мең булды. Бу — татар телле сайтлар арасында рекордлы күрсәткеч. Уникаль укучылар — бер IP-адрестан сайтка билгеле бер вакыт аралыгында кергән укучылар. Әйтик, фатирдагы бер Wi-Fi кулланып кергән берничә укучы сайт өчен бер уникаль укучы булып исәпләнә. «Яндекс-метрика» мәгълүматлары буенча, «Интертат» сайтын ел буена барлыгы 21 500 000 тапкыр ачып укыганнар. Читать дальше...

Azatliq.org 

Казанда Җәмигъ мәчетен Казансу елгасы буенда төзүне яклап ялгыз пикет үтте

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Җәмигъ мәчетен Казансу яры буенда төзелүен таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Яшьләр әлеге пикет белән Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенә һәм Казандагы Ак мәчеткә дә игътибар җәлеп итергә телибез, ди.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатцам рассказали о важности фото- и видеофиксации как об одной из эффективных мер по предупреждению ДТП

Задавались ли вы себе когда-нибудь вопросы сколько происходит ДТП по причине нарушения скоростного режима и какой процент составляют они в общей доле всех дорожно-транспортных происшествий, тяжесть таких дорожно-транспортных происшествий для участников.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: Территорияне агломерация дип атап була, тик акчасыз берни эшләп булмый

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның зур шәһәрләре агломерацияләре республика икътисадының үсеш ноктасы булып тора. Ләкин аларны үстерер өчен хокукый база кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шундый фикер белдерде. «Әле 2030 елга Стратегияне эшләгәндә үк без, икътисадны үстерүнең төп үсеш нокталары буларак, агломерацияләрнең үсешен күздә тоттык. Агломерацион үсеш турында бүген еш ишетелә, Федераль Хөкүмәт тә әлеге теманы күтәрә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минтимер Шәймиев: Зөя утравында башкарылган эшләр белән горурланам

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе турында «Шәймиев» дигән документаль фильмда Зөя утрау-шәһәрлеген торгызуга бәйле проектны гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Дөресен әйткәндә, мин Зөя утрау-шәһәрлегендә башкарган эшебез, Зөяне сугыш һәм революция утравыннан тынычлык һәм татулык атавына әверелдерә алуыбыз белән горурланам. Зөя язмышы — Россиянең яңа тарихының чагылышы ул», — дип искәртте Татарстанның беренче Президенты. Шәймиев билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ирада Әюпова, аягы сынса да, Мәдәният министрлыгы коллегиясендә катнашты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Ирада Әюпова, аягы сынган булуга карамастан, Мәдәният министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Ул утырып кына доклад ясады. «Татар-информ» хәбәрчесенә билгеле булганча, Ирада Əюпова буранлы көнне баскычлардан атлап менгәндә яки төшеп барганда аягын авырттырган. Үзе игътибарсызлыгын телефонына карап баруы белән аңлаткан, ди. Расланмаган хәбәрләргә караганда, Мәдәният министрының Зур концертлар залының мәрмәр баскычларында аягын каймактырган булуы ихтимал.

Tatar-inform.tatar 

Камил Сәмигуллин: Җәмигъ мәчетенә нигез ташы май бәйрәмнәре вакытында салыначак

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташын май бәйрәмнәре вакытында салырга ниятлиләр. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.  Аның сүзләренчә, мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү буенча федераль чаралар планына кертелгән инде. «Булачак мәчетнең нигезенә беренче ташны май бәйрәмнәре вакытында салу ниятләнә. Ә Татарстанда, объектка беренче таш салгач, ул һәрвакыт төзелеп бетә. Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатцам объяснили, какие действия стоит предпринимать в случае скачка напряжения в электросети

В Нурлатском отделе Роспотребнадзора рассказали, что возместить причиненный ущерб в такой ситуации обязана снабжающая или другая ответственная организация, на балансе которой находится электрическая линия или её участок.

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Җәмигъ мәчете янында эчке киемнән фотосессия ясаучыларга гаепләү белдерелде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Тикшерүчеләр Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында ачыктан-ачык фотосессиядә катнашкан өч кешегә дин тотучыларның хисләрен мыскыл итүдә гаепләү белдерде. Аларның фаразлавынча, фотосессия пиар өчен үткәрелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән хәбәр итә. Кичә социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында Мәскәүнең Җәмигъ мәчете фонында фотога төшүче кыз белән видео таралды. Читать дальше...

Azatliq.org 

Мәчетләргә каршы чыгуның яңа дулкыны Татарстанда да күтәрелә

Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең ихтимал урыны әйтелгәч үк төзелешкә каршы петиция барлыкка килде. Элек Русия төбәкләрендә генә мәчетләр төзелешенә каршы чыксалар, берничә ел инде бу хәл Казанда да күзәтелә.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Казан янында тәртипсез рәвештә торак төзүне катгый рәвештә тыярга кушты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Халыкка уңайсызлык тудырмас өчен Казан шәһәре тирәсендә торак йортлар төзелеше юл һәм социаль инфраструктура үсешен исәпкә алып барылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде. «Без бу әйберләрне бераз кулдан ычкындырдык һәм безнең шәһәр яны бик тиз үсте. Бизнес — ул бик прагматик. Алар төзи, сата һәм саубулыгыз. Ул урынга кем хезмәт күрсәтәчәк, социаль инфраструктура кайда булачак?» ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Максим Увайдов: Җирле үзидарә башлыгы бераз ветеринар да булырга тиеш

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов авыл җирлеге башлыгы ветеринария өлкәсе проблемаларыннан яхшы хәбәрдар булырга тиеш, дип саный. «Җирле үзидарә башлыгы бераз ветеринар да булырга тиеш», — диде ул ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында. Ул һәр төбәктә ветеринария хезмәте куәтле, белгечләре белдекле булырга тиеш, диде. «Кош гриппы, башка куркыныч авырулар керә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Транспорт һәм Төзелеш министрлыкларында яңа урынбасарлар билгеләнгән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Транспорт министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы министрларының яңа урынбасарлар билгеләнде. Быелның 20 гыйнварыннан Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасарлары итеп Айрат Садыйков һәм Тимур Никонов, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Илнур Нурмөхәммәтов билгеләнде. Боерыкларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документлар ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

Tatar-inform.tatar 

Республика клиник хастаханәсендә кабат Covid-госпиталь ачыла

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). 23 гыйнвардан Татарстан Республика клиник хастаханәсендә Covid-19 вирусын йоктырган кешеләрне яңадан кабул итә һәм дәвалый башлаячаклар. «Төзекләндерү эшләреннән соң, Республика клиник хастаханәсендә инфекция госпитале янәдән эшли башлый. Клиника табиблары эшләүләрен узган елдагы кебек үк дәвам итәчәк», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Tatar-inform.tatar 

Шәймиев: «Адымнар» комплексы – киләчәк мәктәбе моделен булдыру юлындагы маяклар ул

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары челтәре Татарстанның бай тарихи мирасын сакларга сәләтле буын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шундый фикерен белдерде. «Без Болгар һәм Зөяне, Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгыздык, Болгар ислам академиясен төзедек. Без үз бурычыбызны үтәгәнбез булып чыга һәм бу тиңдәшсез байлыкны киләсе буынга тапшырабыз. Безнең тарихи мирасның алдагы язмышы яшь буын кулында булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар театрларына татар драматурглары белән активрак эшләргә йөкләмә бирелгән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрларына татар драматургиясе белән активрак эшләргә йөкләмә бирелгән.  «ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия булышлыгы белән 40 000 мәктәп укучысы түләүсез татар театры спектакльләрен карый алды. Əлеге проектны тормышка ашыру вакытында татар театрларында татар драматурглары әсәрләрен аз куелганлыгы ачыкланды һәм арттырырга кирәклеге әйтелде», — диде мәдәният министры Ирада Əюпова ТР... Читать дальше...