World News in Tatar

«Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры Илгиз Мөхәммәтдинов вафат

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Санкт-Петербургта 62 яшендә «Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры, меценат, татар активисты Илгиз Мөхәммәтдинов вафат булган. «Илгиз үз эшенең остасы, ышанычлы, зирәк кеше иде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аның белән хушлашу иртәгә 11.00 сәгатьтә „Русский стандарт“ заводы янында булачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин. Вәкил әйтүенчә, Илгиз Мөхәммәтдинов татар кешеләренә дә ярдәм итеп торган. «Аның белән төрле проектларда катнашырга туры килде. Юмор хисе бай иде, иҗади кеше булды. Һәрчак ярдәм итәргә әзер иде. Үзе Татарстаннан булгангамы, җирле татарларга концертлар һәм төрле чаралар уздырырга булышты. Бик кызганыч», — диде ул.

Читайте на сайте